Онлайн трансляция

Свернуть

Саба районында 52 яшьлек Рифат Ишниязовны соңгы юлга озаттылар

Саба районында 52 яшьлек Рифат Ишниязовны соңгы юлга озаттылар

https://tnv.ru

15 Апрель 2024, 17:32

112

0

Саба районында 52 яшьлек Рифат Ишниязовны соңгы юлга озаттылар
Бүген Татарстанның Саба районы Сатыш авылында 52 яшьлек Рифат Ишниязовны соңгы юлга озаттылар, ул Украинада махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды, дип хәбәр итә «Саба таңнары» район басмасы.

Рифат Ишниязов 1971 елның 2 маенда Сатыш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итә. Гаилә корган, бер улы туган, әмма соңрак аерылышкан.

Татарстанлы 2023 елның 14 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә китә. 2023 елның 23 декабрендә һәлак була.

Фото: saby-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров