Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда +25 градуслы җылы көтелә

Татарстанда +25 градуслы җылы көтелә

https://tnv.ru

16 Апрель 2024, 11:38

319

0

Татарстанда +25 градуслы җылы көтелә
Бу атнада Татарстанга 25 градуслы җылылар киләчәк. Температура рекордлары да көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге белгечләре хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, чәршәмбе, 17 апрельдә республикада һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак, яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе, 18 апрельдә термометр баганалары +18..+23 градус билгеләренә күтәреләчәк.

19 апрельдә, җомга, явым-төшем көтелми. 20 апрельдә, шимбә, аз күләмдә яңгыр явып узачак. Бу көннәрдә һава температурасы +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров