Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәттә ике укучы малайга карата көч куллануда шикләнелүче 53 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар

Әлмәттә ике укучы малайга карата көч куллануда шикләнелүче 53 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар

https://tnv.ru

17 Апрель 2024, 10:34

552

0

Әлмәттә ике укучы малайга карата көч куллануда шикләнелүче 53 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар
Әлмәттә ике укучы малайга карата көч куллануда шикләнелүче 53 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Тикшерү комитетында әйтүләренчә, бу хәл турында зыян күргән балалар ата-аналарына сөйләгән. Аларның берсенә 8, икенчесенә 9 яшь.

Шикләнүче ир-ат малайлар белән узган елның җәендә танышкан һәм аларны үз өенә чакырган. Тикшерү комитетындагы әйтүләренчә, ул элегрәк "12 яшькә җитмәгән кешегә карата азгын гамәлләр кылу" маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Ул чактага материалларда 12 закон бозу очрагы исәпләнә. Ир-ат 8 ел кырыс режимлы колониядә утырган. Иреккә чыкканына 4 ел. Гаебен танымаган. Хәзер дә гаепләү белән килешми.

Әлмәт тикшерү комитеты "сексуаль характерда көч куллану " маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Сак чарасы билгеләнгәнче, ир-ат изоляторда торачак. Тикшерүчеләр зыян күрүчеләр күбрәк булырга мөмкин дип саный.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров