Онлайн трансляция

Свернуть

Оборона министрлыгы Татарстанда бәреп төшерелгән пилотсыз аппарат турында хәбәр итте

Оборона министрлыгы Татарстанда бәреп төшерелгән пилотсыз аппарат турында хәбәр итте

https://tnv.ru

15 Май 2024, 12:32

Бүген Татарстан күгендә пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергәннәр. Бу хакта Россия Оборона министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Мәскәү вакыты белән 07:30 тирәсендә Киев режимының Россия Федерациясе территориясендәге объектларга самолет тибындагы бпла кулланып террор һөҗүме туктатылды", - диелә РФ Оборона министрлыгы хәбәрендә.

"ПВО дежур көчләре белән Украина пилотсыз очу аппараты Татарстан Республикасы территориясендә юк ителде", - дип белдерде ведомствода.

Фото: t.me/mash_iptash

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар