https://tnv.ru
22 Май 2024, 10:56
32
0
Татарстан елгаларында хәрәкәт ачылганнан бирле, су юлы буйлап ашлык ташу күләме арткан. Бер ай дигәндә, 70 мең тонна арпа һәм бодай озатылган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк.
Татарстаннан чит илләргә йөк ташу буенча су транспорты тиешенчә файдаланылмый. Гәрчә моның өчен Идел һәм Чулман елгаларының мөмкинлекләре зур булса да. Әлеге эшчәнлекне Рөстәм Миңнеханов көчәйтергә дигән бурыч куйган иде. Моннан тыш, амбарларда 1 миллион тоннадан артык ашлык ята. Димәк, аны вакытында сату - хуҗалыкның икътисадын ныгыту дигән сүз. Чулпан Касыймова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0