Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда -5 градуска кадәр кырау турында кисәтү игълан иттеләр

Татарстанда -5 градуска кадәр кырау турында кисәтү игълан иттеләр

https://tnv.ru

23 Май 2024, 14:05

746

0

Татарстан Гидрометүзәге белгечләре Татарстанга якынлашып килүче -5 градуска җитәргә мөмкин булган кырау турында кисәтү игълан иттеләр.

"24 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0...-5 градус, Казанда урыны белән -2 градуска кадәр кырау көтелә», - диелә ведомство хәбәрендә.

Шул ук вакытта иртәгә көндез Татарстанда һаваның максималь температурасы +15..+20 градус тәшкил итәчәк. Казанда +17..+19 градуска кадәр җылыта.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар