https://tnv.ru
11 Июнь 2024, 16:38
2365
0

Татарстанда һава температурасы +40 градустан югары күтәрелә алмый. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев белдерде. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Кытай галимнәре безнең якларда +50 градуска кадәр эсселек фаразлаган иде.
"Татарстанда иң югары температура 39,9 градус иде, бу 2010 елда булды. Җәйнең өч аенда да көчле антициклон аркасында корылык күзәтелә, уңышның 30% гына коткарып калып булды. Ә 50 градус безнең шартларда берничек тә була алмый», — дип галим сүзләрен "Челнинские известия" хәбәр итә.
Элегрәк Татарстан Гидрометүзәге белгечләре 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия көнендә республикада һава торышы турында хәбәр иткәннәр иде. Фаразлар буенча, эссе+35 градуска җитәчәк.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0