Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Гидрометүзәге һава шартлары үзгәрү турында кисәтү игълан итте

Татарстан Гидрометүзәге һава шартлары үзгәрү турында кисәтү игълан итте

https://tnv.ru

17 Июнь 2024, 17:45

Татарстан Гидрометүзәге белгечләре киләсе тәүлектә республика территориясендә һава шартлары үзгәрү турында хәбәр итә.

Аерым алганда, бүген кич, шулай ук сишәмбегә каршы төндә, 18 июньдә һәм көндез Татарстанда, шул исәптән Казанда, яшен вакытында җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә.

Көндез урыны белән җил тизлеге 23 м/с (Казанда 15-20 м/с) җитәчәк. Моннан тыш, Татарстанның аерым районнарында боз көтелә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар