Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава шартлары начарлану турында кисәтү игълан ителде

Татарстанда һава шартлары начарлану турында кисәтү игълан ителде

https://tnv.ru

19 Июнь 2024, 17:17

558

0

Татарстанда һава шартлары начарлану турында кисәтү игълан ителде
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре ТРда һава торышының начарлануы турында кисәтү игълан иттеләр.

Ведомство хәбәр иткәнчә, 20 июньгә каршы төндә, шулай ук көндезге сәгатьләрдә республика территориясендә урыны белән яшен һәм җилнең кыска вакытка 15-17 м/с көчәйүе көтелә.

Синоптиклар кисәтә: яшен вакытында җил тизлеге 20 м/с җитәчәк. Урыны белән боз яву ихтимал.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров