Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү мобиль пункты ачылган

Түбән Камада контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү мобиль пункты ачылган

https://tnv.ru

21 Июнь 2024, 11:38

77

0

Түбән Камада контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү мобиль пункт эшли. Инструкторлар контракт имзаларга теләүчеләргә хезмәт шартлары һәм түләүләр буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара.Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Күпчелек тәкъдим ителгән барлык шартлар белән таныш. Инструктор кайбер муниципалитетларда үзләренең ярдәм чаралары да каралуына игътибарны юнәлтә. Шуңа күрә июньдә һәм июльдә бер тапкыр бирелә торган түләүләр 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

«Һәр балага бер тапкыр 20 мең сум акча түләнә, шулай ук балаларга лагерьга юллама бирәбез, югары уку йортларына бюджетка керү мөмкинлеге бар», - дигән мәгълүмат бирде контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Кирилл Мерясев.

Хәзер Татарстан «Батыр» батальонын комплектлый. Безнең төбәктә контракт имзалаучы нәкъ менә шунда юнәлдереләчәк. Стандарт тәэмин итүдән тыш, батальонга шулай ук волонтёрлар төркемнәре ярдәм итеп торачак.

«Шулай ук әгәр контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләк белдергән кандидатлар бу пунктка барып җитә алмаса яки шәһәрдә булмаса, без уңайлы булсын өчен машина бирәбез», - дип сөйләде контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Ринат Җаббаров.

Контракт хезмәтенә сайлап алуның мобиль пункты Түбән Каманың төрле нокталарында эшли. Аның төп бурычы - халыкка мәгълүмат җиткерү. Контракт белән хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр Төзүчеләр бистәсенең Үзәк урамы, 86 адресы буенча Түбән Кама хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә алы.

 Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр 700 000 сум ала. Шәһәрләр, районнар һәм предприятиеләрдән түләүләрне исәпкә алганда, сумма миллионга җитәргә мөмкин. Заманча кием бирелә.

Республикадан 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге теләсә кайсы граждан, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, контрактчы була ала.

Фото: Надежда Баһаветдинова, tatar-inform.tatar

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар