Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм илттеләр

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм илттеләр

https://tnv.ru

21 Июнь 2024, 12:03

127

0

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм илттеләр
Әлмәттән 430нчы полкка чираттагы гуманитар йөкне илткәннәр. 24нче конвой хәрбиләр өчен 5 тоннадан артык кирәкле әйберләр һәм медикаментлар алып килгән. Анда май, шәхси посылкалар, медицина җиһазлары, маскировкалау челтәрләре, автомобиль запчастьлары, балалар хатлары һәм рәсемнәре дә бар.

Хәрбиләр район башлыгы Тимур Нагумановка, волонтерларга һәм читтә калмыйча безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүче барлык битараф булмаган кешеләргә ихлас рәхмәт белдергән.

Районда СВОга гуманитар ярдәм җыю һәм алгы сызыкка җибәрү эше дәвам итә, дип яза "Татар-информ".

 Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр 700 000 сум ала. Шәһәрләр, районнар һәм предприятиеләрдән түләүләрне исәпкә алганда, сумма миллионга җитәргә мөмкин. Заманча кием бирелә.

Республикадан 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге теләсә кайсы граждан, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, контрактчы була ала.

Фото: пресс-служба Альметьевского района


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров