Онлайн трансляция

Свернуть

Чүпрәле районы халкы СВОга чираттагы гуманитар ярдәм туплады

Чүпрәле районы халкы СВОга чираттагы гуманитар ярдәм туплады

https://tnv.ru

24 Июнь 2024, 09:43

153

0

Чүпрәле районы халкы СВОга чираттагы гуманитар ярдәм туплады
Татарстанның Чүпрәле районыннан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрделәр. Бу хакта район башлыгы Марат Гафаров хәбәр итте.

"Чүпрәле районында яшәүчеләргә, якташларыбызга рәхмәт! Сезнең ярдәмегез белән тагын бер тапкыр яклаучыларыбызга зур гуманитар ярдәм тупладык", - диде район башлыгы.

Узган атнада махсус хәрби операция зонасына Әлмәттән гуманитар ярдәм җибәрелде дип язган идек.

 Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр 700 000 сум ала. Шәһәрләр, районнар һәм предприятиеләрдән түләүләрне исәпкә алганда, сумма миллионга җитәргә мөмкин. Заманча кием бирелә.

Республикадан 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге теләсә кайсы граждан, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, контрактчы була ала.


Фото: t.me/margafarov


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров