https://tnv.ru
24 Июнь 2024, 11:53
Нурлат районыннан әтиле-уллы Зиннур һәм Илнур Төхвәтуллиннар контракт төзеп СВОда бер полкта хезмәт итәләр. Бу хакта "Нурлат-информ" хәбәр итә.
Илнур узган елның февраль аенда үз теләге белән фронтка китә. Бер елдан 59 яшьлек әти кеше улы белән хезмәт итәргә карар кыла. Ир-ат Оборона министрлыгы белән контракт төзи, әзерлек уза һәм диңгез пехотасы полкына билгеләнә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр 700 000 сум ала. Шәһәрләр, районнар һәм предприятиеләрдән түләүләрне исәпкә алганда, сумма миллионга җитәргә мөмкин. Заманча кием бирелә.
Республикадан 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге теләсә кайсы граждан, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, контрактчы була ала.
Фото: семейный архив Тухватуллиных / nurlat-tat.ru

Бүлешергә
Комментарии 0