Онлайн трансляция

Свернуть

Әлки районы хәрбие СВО тәмамлангач йорт төзергә һәм өйләнергә ниятли

Әлки районы хәрбие СВО тәмамлангач йорт төзергә һәм өйләнергә ниятли

https://tnv.ru

25 Июнь 2024, 15:13

172

0

Базарлы Матак егете Илнур Гәрәев хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә Ватан яклый. СВОга кадәр дә контракт буенча шул якларда хезмәт иткән була. "Әлки хәбәрләре"ндә эшләүче коллегаларыбыз белән аралашкан вакытта хәрби йорт салырга теләвен, шуннан соң гына өйләнергә теләвен әйткән.

Күптән түгел ул кыска вакытлы ялга кайткан. Аның сүзләренчә, ул алгы сызыктан бераз ераграк, урманда хезмәт итә һәм ракеталар атучы машинаны саклый.

Илнур әти-әнисенә район үзәгендә яңа йорт салырга ярдәм итә. Әтисе һәм әнисе пенсионерлар, ә төзелеш шактый акча таләп итә. Бу җитди ярдәм булган.

Фото: alki-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар