Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама районында балалар СВОда катнашучылар өчен УАЗ сатып алган

Түбән Кама районында балалар СВОда катнашучылар өчен УАЗ сатып алган

https://tnv.ru

26 Июнь 2024, 15:26

169

0

Түбән Кама районында балалар СВОда катнашучылар өчен УАЗ сатып алган
Түбән Кама районының Благодатная авылыннан «Благо» төркеме волонтерлары балалары җыйган акчаларын махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен УАЗ машинасын сатып алуга тоткан. Алар үзләре өчен балалар мәйданчыгын төзекләндерергә планлаштырган, әмма планнарын үзгәртеп, автомобиль сатып алырга ярдәм иткәннәр, дип яза "Татар-информ".

Балалар элек тә әти-әниләренә гуманитар йөк җыюда актив ярдәм иткән - хәрбиләргә шәмнәр һәм рәсемнәр ясаганнар. Бу юлы алар махсус хәрби операция зонасына балаларга хас булмаган ярдәм җибәрә. Хәрбиләр өчен УАЗ яхшы бәядән сатып алынган, аны бераз ремонтлаганнар. Аңа дронга каршы челтәр куярга һәм буярга кирәк булачак.

 Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр 700 000 сум ала. Шәһәрләр, районнар һәм предприятиеләрдән түләүләрне исәпкә алганда, сумма миллионга җитәргә мөмкин. Заманча кием бирелә.

Республикадан 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге теләсә кайсы граждан, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, контрактчы була ала.

Фото: предоставлено Надеждой Багаутдиновой

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров