Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларны һава торышы бозылу турында кисәттеләр

Татарстанлыларны һава торышы бозылу турында кисәттеләр

https://tnv.ru

27 Июнь 2024, 17:22

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре Татарстанда һава шартларының начарлануы турында кисәтте.

Ведомство хәбәр иткәнчә, иртәгә көндез (28 июнь) Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән 15-18 м/с көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә.

ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгында начар һава торышы вакытында йорт ишек алларыннан, реклама стендларыннан ерак торырга, машиналарны түбәләр һәм агачлар янында куймаска

Җил көчәйгәндә пыяласыз балконнардан һәм ишегалларыннан ныгытылмаган әйберләрне алып торырга, тәрәзәләрне ябарга киңәш ителә. Кече судно хуҗаларына, һава шартларын исәпкә алып, суга чыгудан тыелырга кирәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар