https://tnv.ru
01 Июль 2024, 15:23
70
0
Нурлатның 2нче санлы мәктәбенең 6 сыйныфын тәмамлаган Кәрим Сингатуллин җыелган акчасын СВО хәрбиләренә ярдәмгә биргән. Бу хакта "Нурлат-информ" хәбәр итә.
"Бу минем җиңүгә керткән шәхси өлешем булыр дип уйладым. Күп булмаса да, барыбер. Мин аңлыйм, без монда тыныч күк астында яшәгәндә, үзебезгә тәм-томнар сатып алырга мөмкинлек бирә алабыз, солдатлар окопларда утыралар һәм кайвакыт ашарга да мөмкинлекләре юк. Минем кечкенә өлешем ким дигәндә бер хәрбине ашатырга ярдәм итсен», — дип билгеләп үткән Кәрим.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр 700 000 сум ала. Шәһәрләр, районнар һәм предприятиеләрдән түләүләрне исәпкә алганда, сумма миллионга җитәргә мөмкин. Заманча кием бирелә.
Республикадан 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге теләсә кайсы граждан, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, контрактчы була ала.
Фото: nurlat-tat.ru

Бүлешергә
Комментарии 0