Онлайн трансляция

Свернуть

Бу атнада Татарстанда эссе +36 градуска җитәчәк

Бу атнада Татарстанда эссе +36 градуска җитәчәк

https://tnv.ru

01 Июль 2024, 17:51

490

0

Бу атнада Татарстанда эссе +36 градуска җитәчәк
Бүген Татарстан Гидрометүзәге атнадагы һава шартларына җентекле күзәтү ясадылар, аның нигезендә республикада һава +36 градуска кадәр кыздырачак.

Синоптиклар фаразлавынча, атмосфера фронты узганнан соң Татарстанга кабат антициклон йогынтысы таралачак, һәм 2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстан аның үзәк өлешендә урнашачак.

Коры эссе һава торышы фаразлана. Төнге сәгатьләрдә +13..+18 градустан +16..+21 градуска кадәр көтелә, 2-3 июльдә көндезге сәгатьләрдә +28..+ 34 градус көтелә, 4 июльгә температура + 31..+36 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу чорда уртача температура нормадан 5-7 градуска югарырак көтелә.

ТР Гидрометүзәгенең фаразлавынча, бу эссе һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак, җомга һәм ял көннәрендә урыны белән яшенле яңгырлар теркәләчәк.

Фото: freepik.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров