https://tnv.ru
02 Июль 2024, 13:31
42
0
Татарстанда «Батыр» исемле батальонны формалаштыру дәвам итә. Ул СВО зонасында территорияләрне саклау белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итте Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин.
Башта «Батыр»ның яңа хәрбиләре Самара өлкәсендә хәрби әзерлек узачак. Анда аларны медицинага һәм тактик атыш күнекмәләренә өйрәтәләр. Хәрби хезмәткәрләр солдатлар тулай торагында яшәячәк.
Искәртеп узабыз, Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр берьюлы 700 000 сум алачак. Түләүне арттырырга ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов карар кылды.

Бүлешергә
Комментарии 0