https://tnv.ru
04 Июль 2024, 11:42
Бүген Татарстанда иң зур элеваторны эшләтеп җибәрделәр. Ул Яшел Үзән районындагы Зөя төбәкара-логистик үзәге территориясендә урнашкан. Бу - ашлык китерү һәм читкә озату өчен бик уңайлы урын.
Автомобиль, су һәм тимер юллар шушында кисешә. Бүген яңа обьектны Рөстәм Миңнеханов карады. Ул үзебездә шундый үзәк ачуның әһәмияте зур булуын әйтте. Моннан тыш, Яшел Үзән районында Татарстан Рәисе катнашында минераль плитәләр җитештерәчәк завод төзелешенә старт бирделәр.
Яңа объектларның республика икътисады өчен мөһимлеге турында Илдар Сафиуллин.

Бүлешергә
Комментарии 0