Онлайн трансляция

Свернуть

Кайбыч районы башлыгы махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашкан

Кайбыч районы башлыгы махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашкан

https://tnv.ru

04 Июль 2024, 16:43

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин СВОдан ялга кайткан егетләр белән очрашкан. Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәр итә.

"Безнең чакыруны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Иң мөһиме — үз-үзегезне саклагыз, без сезне биредә җиңү белән кайтуыгызны көтеп калабыз", - дигән Альберт Рәхмәтуллин.

"Без хәзер Бөек Ватан сугышы чорында бабаларыбыз йөргән сукмаклардан атлыйбыз. Без йөргән урманнарда сугыш чорыннан калган дзодлар да очрый. Җиңү безнең якта булачак, анысы — бәхәссез", — диде алар.

Очрашуда катнашкан Борындык авылыннан Руслан Әфлиев, Бушанчадан Сергей Петров мобилизация буенча хезмәт итә. Борындыктан Алмаз Нигъмәтҗанов Украина җирләренә контракт буенча киткән.

15 июль “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар