Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда контракт төзүчеләр берьюлы 1,5 миллион сум алачаклар

Татарстанда контракт төзүчеләр берьюлы 1,5 миллион сум алачаклар

https://tnv.ru

06 Июль 2024, 11:00

485

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне арттыру турында карар кабул итте. Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Әлеге сумма республика түләүләреннән - 1,05 миллион, Оборона министрлыгыннан - 195 000 сум һәм 300 000 сумга кадәр Татарстан район һәм шәһәрләреннән җыела. Түләүләрне алу өчен контрактны 2024 елның 31 июленә кадәр төзергә кирәк.

Контрактны Татарстан аркылы башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә төзи ала. Кандидатларга Татарстанга килергә һәм хезмәт итү урынына кадәр барырга ярдәм итәчәкләр. Татарстан ишекләре чит ил гражданнары өчен дә ачык. Аларга ИНН алырга һәм РФ гражданлыгын алырга кирәк булачак.

Контрактка кул куярга һәм берьюлы 1,5 млн сумны мобилизацияләнгәннәр һәм срочниклар да алырга мөмкин. Кораллы Көчләр сафларында ир-атларны да, хатын-кызларны да көтәләр. СВОда медицина хезмәткәрләре, бпла операторлары, шоферлар, артиллеристлар кирәк. Хөнәрне сайлау мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта яңа территорияләрне саклаячак «Бытыр» исемле батальонга җыю дәвам итә.

Татарстан контрактчылары китер алдыннан кирәкле әйберләрнең тулы җыелмасын алалар. Мода медицина кирәк-яраклары да керә. Шуңа күрә хәрбиләргә бернәрсәне дә үзләренә алырга туры килмәячәк.

Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

15 июль “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар