Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акча миллион ярым сумга кадәр арттырыла

Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акча миллион ярым сумга кадәр арттырыла

https://tnv.ru

08 Июль 2024, 15:48

Татарстанда контракт төзеп, хәрби хезмәткә китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акча миллион ярым сумга кадәр арттырыла. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә игълан итте.

Безнең төбәктә хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең бу бик мөһим чарасы. Мондый күләмдә түләүләр Россиядә иң зурысы. Әлеге сумма республикадан - 1,05 миллион, оборона министрлыгыннан - 195 мең һәм район-шәһәрләрдән - 300 мең сумнан җыела.

Бу түләүләргә ия булыр өчен контрактны 31нче июльгә кадәр төзергә кирәк. Аны Россиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче кеше һәм чит ил гражданы безгә килеп имзалый ала. Моның өчен телефон аша гариза калдырырга, хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына барырга кирәк. "Без хәрби постта булучылар хакында һәрвакыт истә тотарга тиеш. Алгы сызыкта булган сугышчыларның гаиләләрен кайгырту безнең бурыч" ди Рөстәм Миңнеханов.

15 июль “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар