Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан хәрбиләре якыннары белән аралаштылар

Татарстан хәрбиләре якыннары белән аралаштылар

https://tnv.ru

08 Июль 2024, 17:24

32

0

Татарстан хәрбиләре якыннары белән аралаштылар
СВО хәрбиләре һәм аларның якыннары арасындагы җылы аралашу Татарстанның Иҗтимагый палатасында узды. Тугыз гаилә үз яклаучылары белән элемтәгә чыкты.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан туганыңның хәлен белү - зур бүләк. Хәлләр белешү, сагыну сүзләрен әйтү күңелгә өмет өсти. Тулырак ТНВ хәбәрчесе Рамил Галиуллин репортажында. 


15 июль “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров