Онлайн трансляция

Свернуть

Алабугада фосфор заводы төзеләчәк

Алабугада фосфор заводы төзеләчәк

https://tnv.ru

09 Июль 2024, 10:08

45

0

Алабугада фосфор заводы төзеләчәк
Алабугада фосфор заводы төзеләчәк. Кичә бу турыда килешүне Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Рикофлот компанияләре имзалады.

Бу вакыйга Екатеринбургта - Иннопром халыкара сәнәгать күргәзмәсендә булды. Әлеге завод төзелгәч, Татарстанны фосфорлы ашлама белән тәэмин итү мәсьәләсе чишеләчәк. Яңа 100 эш урыны барлыкка киләчәк.

Иннопром форумы 2010нчы елдан бирле уздырыла. Монда Россия һәм чит ил компанияләре үз продукциясен тәкъдим итә. Рөстәм Миңнеханов ике көндә берничә мөһим очрашу уздырачак. Аларның кайберләре турында Фәйрүзә Мәҗитова репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар