Онлайн трансляция

Свернуть

«Изге эш»: СВО зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде

«Изге эш»: СВО зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде

https://tnv.ru

09 Июль 2024, 16:38

125

0

Кичә, 8 июль көнне, «Изге эш» («Добродело») Иҗтимагый файдалы хәйрия фонды МХО зонасындагы 139 штурм батальонының яраланган хәрби хезмәткәрләре соравы буенча (алар арасында күпчелеге Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы мобилизацияләнгән хәрби бурычларны үтәүчеләр), Светлодар хәрби госпиталенә медицина инструментлары һәм дарулары булган гуманитар йөкне җибәрде, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.

"Гуманитар йөкне МХО зонасына илтү өчен волонтер, хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәше – Кореницина Кристина Олеговна җавап бирә. Сәламәтлеген куркыныч астына куеп, яраланган МХО катнашучыларына йөкне илтергә алынганы өчен аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Ханымга ярдәмгә ире Кореницын А.В. да килде. Хәзерге вакытта ул Казан хәрби госпиталендә дәвалана, аңа тәнендәге кыйпылчыкларын чыгару өчен операция ясаячаклар.

Хәрбиләргә батырлык, кыюлыклары өчен ихластан рәхмәт белдерәбез. Без сезнең белән горурланабыз һәм барлык кыенлыкларны җиңеп чыгуыгызга ышанабыз. Хезмәтегез өчен рәхмәтебез чиксез! Уңышлар һәм үзегезне саклагыз!" - дип белдергән «Изге эш» («Добродело») Иҗтимагый файдалы хәйрия фонды директоры Шиһапов Ф.А.

Фото: yashel-uzan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар