Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кабат һава торышы үзгәрә

Татарстанда кабат һава торышы үзгәрә

https://tnv.ru

09 Июль 2024, 17:05

645

0

Татарстанда кабат һава торышы үзгәрә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре Татарстанда һава шартларының начарлануы турында кисәтүне игълан итте.

Синоптиклар чәршәмбе, 10 июльдә, Татарстан җирлегендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җил тизлеге 15-18 м/с җитәчәк дип фаразлый. Казанда һава агымнары тизлеге 15 м/с булачак.

Болар барысы да +28...+33 градуска кадәр эсселек белән бергә үреләчәк. Казанда термометр баганалары +30..+ 32 градус билгеләренә күтәреләчәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар