https://tnv.ru
11 Июль 2024, 09:39
Кичә Татарстан "Булгария" теплоходы һәлакатендә вафат булучыларны искә ала. Ул моннан 13 ел элек Кама Тамагы районында су астына китте.
Ел саен Сөйки авылы янындагы һәйкәл янына якыннарын югалткан йөзләгән кеше җыела. Теплоходның Болгардан Казанга кайтышы була. Каюталарда - 201 кеше. Көчле җил һәм яңгыр вакытында бүлмәләргә су тула һәм теплоход бата башлый. 122 кешенең гомере өзелә. Корбаннар саны буенча "Булгария" - Иделдәге иң зур һәлакәт булып санала.
Ял итәргә чыгып киткән җирдән әйләнеп кайтмаучылар турындагы хатирәләрне Рания Абдрахманова яңартты.

Бүлешергә
Комментарии 0