Онлайн трансляция

Свернуть

Чүпрәле районыннан 200 хәрби контракт төзеп махсус хәрби операциягә киткән

Чүпрәле районыннан 200 хәрби контракт төзеп махсус хәрби операциягә киткән

https://tnv.ru

11 Июль 2024, 11:20

97

0

Чүпрәле районыннан якынча 200 ир-ат РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итә. Алар барысы да үз теләге белән хезмәт итәргә киткән, дип яза «Татар-информ».

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин аңлатуынча, Чүпрәле районында контракт төзү өчен хәрби комиссариатка, авыл җирлекләре башлыкларына, район администрациясенә яки Иске Чүпрәле авыл җирлеге бинасында урнашкан хәрби исәпкә алучы Нуршат Сәлиховага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Һәр җирдә контракт буенча хезмәтнең нигезләре турында барлык мәгълүмат җиткереләчәк.

«Контракт төзеп, хәрби хезмәткә алыну — шундук махсус хәрби операциягә китү дигән сүз түгел, дип билгеләп үтәргә телим. Һәрхәлдә, башта әзерлек үтәсең», - диде хәрби комиссар.

Район контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр белән элемтәдә тора.

Фото: Гөлия Фаизова / tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар