https://tnv.ru
11 Июль 2024, 13:53
Көзен башкалада үтәчәк БРИКС илләре саммиты вакытында иминлекне тәэмин итү мөһим. Моңа әзерлек максатыннан, Казанда әлеге дәүләтләрнең гадәттән тыш хәлләр министрлары киңәшмәгә җыелды. Анда Россия, Беларусь Республикасы, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Эфиопия делегатлары катнашты.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Җыелыш, Казанга беренче тапкыр килгән, Россиянең әлеге тармак министры Александр Куренков җитәкчелегендә үтә. Рөстәм Миңнеханов бүгенге шартларда гражданлык оборонасына яңача караш булдырырга кирәклеген искәртте.
Бүлешергә
Комментарии 0