Онлайн трансляция

Свернуть

Дәүләт Советы депутатлары парламент сезонын төгәлләде

Дәүләт Советы депутатлары парламент сезонын төгәлләде

https://tnv.ru

12 Июль 2024, 10:55

53

0

Дәүләт Советы депутатлары парламент сезонын төгәлләде
Кичә Дәүләт Советы депутатлары парламент сезонын төгәлләде. Әлеге утырыш - 6нчы чакырылыш өчен ахыргысы иде. Халык ышанычлыларының 5 еллык эшчәнлегенә бәяне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.

Ул, бу чакырылыш депутатларга пандемия, СВО, илгә куелган чикләүләр барышында эшләргә, Республика алдында торган бурычларны хәл итәргә туры килде, диде. Татарстан тәкъдим иткән кануннарның кайберләре Федераль үзәктә яклау тапмавын әйтте. Моның өчен даими эшләргә кирәклеген искәртте.

5 елда - 556 закон кабул ителгән. Яртысыннан артыгы - федераль законнар үзгәрү сәбәпле, Республика кануннарына үзгәреш кертүгә бәйле. Парламент утырышыннан Фәйрүзә Мәҗитова.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар