Онлайн трансляция

Свернуть

Рәсим Баксиков: Хәрбиләргә гаиләләренә ярдәм итәргә әзер булучылар барын белү бик мөһим"

Рәсим Баксиков: Хәрбиләргә гаиләләренә ярдәм итәргә әзер булучылар барын белү бик мөһим"

https://tnv.ru

15 Июль 2024, 09:42

115

0

Россия Герое Рәсим Баксиков "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафоны барышында Татарстанда хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә бирелә торган акчага кагылышлы үз фикерен белдерде. Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән Татарстанда контракт төзегән һәркем июль ахырына кадәр берьюлы 1,5 млн сумга кадәр акча ала ала.

"Ярдәм һәрхәлдә мөһим, чөнки һәркемгә хәрби бурычлары үтәлгәндә, туган илебез чигендә, башка төбәкләрдә, аның гаиләсен кайгыртулары, гаиләсен тәэмин итүләрен белү бик мөһим, без исә Ватаныбызны яклыйбыз, һәм Ватан һәркемнең гаиләсенә ярдәм итә. Бу киләчәккә ышаныч һәм өмет уята. Безнең өчен иң мөһиме - өйдә барысы да яхшы булуын белү», - диде Россия Герое.


Исегезгә төшерәбез, бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар