Онлайн трансляция

Свернуть

"Җиңү армиясенә кушыл!": Туган якны хәтерләтүче тәмле ашлар

"Җиңү армиясенә кушыл!": Туган якны хәтерләтүче тәмле ашлар

https://tnv.ru

15 Июль 2024, 15:28

79

0

"Җиңү армиясенә кушыл!": Туган якны хәтерләтүче тәмле ашлар
Балтач районы Нөнәгәр авылы апалары СВОда булган Татарстан егетләренә ашлар әзерләп җибәрә. Бүген алар ашларын ТНВ студиясендә "Җиңү армиясенә кушыл" телемарафонында да пешереп күрсәттеләр.

Авыл апалары ашларга кирәк булган яшелчәләрне башта киптерә, аннан махсус савытларга тутыра. Безнең ашларны ашап, туган якларын искә төшерсеннәр, дип әйтә алар. 




Исегезгә төшерәбез, бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны бара. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров