Онлайн трансляция

Свернуть

"Ярдәм янәшә!" волонтерлары Лисичанск һәм Рубежноега мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән

"Ярдәм янәшә!" волонтерлары Лисичанск һәм Рубежноега мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән

https://tnv.ru

15 Июль 2024, 18:23

"Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәте волонтерлары Лисичанск һәм Рубежноега мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән. Бу хакта ТНВда барган "Җиңү армиясенә кушылыгыз!" телемарафоны барышында координатор Ренат Фазылов сөйләде.

"Гуманитар ярдәм хәрбиләр, халык өчен, госпитальләрдә дәвалану һәм реабилитацияләү өчен җыела. Ул бүлекчә командирлары сораулары буенча формалаштырыла. Гаризаларны безнең сайтта, социаль челтәрләрдә урнаштырабыз. Төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре, министрлыклар, ведомстволар, оешмалар ярдәм итәргә ашыга», - дип аңлатты Фазылов.

Исегезгә төшерәбез, бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны бара. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар