Онлайн трансляция

Свернуть

СВО зонасыннан кайткан Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең хәрбиләргә күрсәткән ярдәме турында сөйләде

СВО зонасыннан кайткан Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең хәрбиләргә күрсәткән ярдәме турында сөйләде

https://tnv.ru

15 Июль 2024, 19:12

Күптән түгел генә СВО зонасыннан кайткан Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында шәһәрнең махсус операция зонасындагы хәрбиләргә күрсәткән ярдәме турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган 500дән артык Чаллы балалары икенче елны бакчаларына бушлай йөри, 1500дән артык укучы бушлай ашый. Бүгенге көндә 700 дән артык кеше шәһәр бюджеты хисабына җәйге сәламәтләндерү лагерьларында тора. 2000дән артык шәһәрдә яшәүчеләрнең бушлай транспортта йөрү карталары бар.

Ирләре махсус хәрби операция зонасында булган әниләрне бала тудыру йортыннан каршы алырга шәһәр мэры үзе бара. Һәр әнигә 100 мең сум акча бирелә.



Исегезгә төшерәбез, бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны бара. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар