Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яшәү минимумын 15 073 сумга кадәр күтәрергә планлаштыралар

Татарстанда яшәү минимумын 15 073 сумга кадәр күтәрергә планлаштыралар

https://tnv.ru

16 Июль 2024, 11:13

425

0

Татарстанда 2025 елга яшәү минимумын 15 073 сумга кадәр арттырырга телиләр. ТР Министрлар кабинеты карары проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ кабул ителгән очракта, җан башына яшәү минимумы 14,7% ка артачак. Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумын 14 317 сумнан 16 430 сумга кадәр, пенсионерлар өчен 11 296 сумнан 12 963 сумга кадәр, ә балалар өчен 12 741 сумнан 14 621 сумга кадәр күтәрергә планлаштыралар.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар