Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 13 яшьлек Михаил Нуриевны эзлиләр

Татарстанда 13 яшьлек Михаил Нуриевны эзлиләр

https://tnv.ru

19 Июль 2024, 17:18

1111

0

Татарстанда 13 яшьлек Михаил Нуриевны эзлиләр
Татарстанда 13 яшьлек Михаил Нуриевны эзлиләр, ул дүшәмбе көнне, 15 июльдә, Әгерҗедә велосипедта өеннән чыгып киткән, шуннан бирле аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.

«Лиза Алерт» эзләү отряды волонтерлары мәгълүматлары буенча, югалган яшүсмернең буе 160 см, гәүдәсе уртача, чәчләре соры-коңгырт, күзләре коңгырт төстә.

Дүшәмбе егет кара футболка, ачык төстә шортлар, кара кроссовкалар кигән була. Үзе белән кара рюкзак һәм кара велосипед булган.

Михаил Нуриевның кайда булуы турында мәгълүматка ия булганнарның барысын да 8 (800) 700-54-52 яки 112 номерлары буенча (шалтырату бушлай) кайнар линиягә шалтыратуны сорыйлар.

Фото: vk.com/la_tatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров