Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коеп яуган көчле яңгырлар аркасында кисәтү игълан иттеләр

Татарстанда коеп яуган көчле яңгырлар аркасында кисәтү игълан иттеләр

https://tnv.ru

22 Июль 2024, 09:10

1454

0

Татарстанда коеп яуган көчле яңгырлар аркасында кисәтү игълан иттеләр
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе белгечләре коеп яуган көчле яңгыр турында кисәтү игълан иттеләр.

Синоптиклар кисәтә, бүген Татарстан җирлегендә, шулай ук башкалада да, көчле яңгыр көтелә (12 сәгатьтә 50 мм һәм аннан да күбрәк).

Моннан тыш, көчле яңгыр сәгатенә 30 мм кадәр яварга мөмкин дип көтелә. Татарстанлыларны ерак сәфәргә чыкканда һава шартларын исәпкә алырга чакыралар.

Бүген республикада термометр баганалары +19..+24 градустан югары күтәрелмәячәк, Казанда +22..+ 24 градус көтелә.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров