Онлайн трансляция

Свернуть

19 яшьлек татарстанлы, янгыннан соң йорт торгызу өчен, «Батыр» батальонына язылган

19 яшьлек татарстанлы, янгыннан соң йорт торгызу өчен, «Батыр» батальонына язылган

https://tnv.ru

22 Июль 2024, 11:58

843

0

19 яшьлек татарстанлы, янгыннан соң йорт торгызу өчен, «Батыр» батальонына язылган
19 яшьлек Минзәлә егете, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, алгы сызыкка киткән. Хәрби хезмәткә ул Ватан алдындагы бурычын үтәргә һәм гаиләсенә янгыннан соң йорт торгызырга ярдәм итәргә алына, дип яза "Татар-информ".

Илья Минзәләдә туып үскән. Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Гордов исемендәге кадет интернат-мәктәбен тәмамлаган. Егет контракт имзалау турындагы карарны күптән кабул иткән. Ул Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгән инде. Бер ел Абхазиянең Гудаута шәһәрендә хезмәт иткән.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров