Онлайн трансляция

Свернуть

Чираттагы Татарстан контрактчылары алгы сызыкка китте

Чираттагы Татарстан контрактчылары алгы сызыкка китте

https://tnv.ru

22 Июль 2024, 16:55

671

0

Бүген Буада махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылган егетләрне алгы сызыкка озаттылар. Быел Буада дистәләгән кеше Ватан сагына баскан. Бу юлы махсус хәрби операция зонасына ике ир-егет юл тотты, дип яза «Татар-информ».

Ир-егетләрне туганнары һәм якыннары озатып калды, өйләренә исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

19 яшьлек татарстанлы, янгыннан соң йорт торгызу өчен, «Батыр» батальонына язылган, дип хәбәр иткән идек.

Фото: tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар