Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның бер районында явым-төшемнең 80%ы яуган

Казанның бер районында явым-төшемнең 80%ы яуган

https://tnv.ru

22 Июль 2024, 17:33

220

0

Казанның бер районында явым-төшемнең 80%ы яуган
Узган төндә айлык явым-төшемнең 80%ка якыны (49 мм) Казанның Идел буе районында яуган, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Шул ук вакытта шәһәрнең Авиатөзелеш районында 29 мм яңгыр яуган. Урыны белән сәгатенә 26-29 мм күләмендә коеп яуган яңгырлар күзәтелгән.

"Лаеш" һәм "Казан-Аэропорт" метеостанцияләре мәгълүматлары буенча,  9-12 сәгать эчендә кайбер көнбатыш районнарда 57 һәм 51 мм күләмендә бик көчле яңгыр яуган.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров