Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 16 яшьлек егет мотоциклда "Камаз" белән бәрелешеп һәлак булган

Татарстанда 16 яшьлек егет мотоциклда "Камаз" белән бәрелешеп һәлак булган

https://tnv.ru

24 Июль 2024, 15:45

314

0

Татарстанда 16 яшьлек егет мотоциклда "Камаз" белән бәрелешеп һәлак булган
Алабугада кичә "Камаз" машинасы 16 яшьлек яшүсмер идарә иткән мопед белән бәрелешкән. Аны хастаханәгә илтәләр, соңрак ул шунда вафат була. Бу хакта Алабуга Дәүләт автоинспекциясе «Яңа Кама» басмасына хәбәр иткән.

Юл-транспорт һәлакәте Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлында булган. «Камаз» йөртүчесе хәрәкәт башланыр алдыннан борылышта башка транспорт чаралары хәрәкәте өчен куркыныч тудырмавына инанмаган.

Элегрәк электр самокатындагы 16 яшьлек курьер Казанда самосвал тәгәрмәчләре астында һәлак булды.

Фото: elabuga-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров