Онлайн трансляция

Свернуть

2025 елда россиялеләр 118 көн ял итәчәк! Яллар нинди бәйрәмнәргә туры килә?

2025 елда россиялеләр 118 көн ял итәчәк! Яллар нинди бәйрәмнәргә туры килә?

https://tnv.ru

26 Июль 2024, 09:30

1113

0

2025 елда россиялеләрнең 118 ял көне һәм 247 эш көне булачак. Тиешле карар проектын Хезмәт министрлыгы белгечләре әзерләгән.

Ведомствода искәртүләренчә, ял көннәренә туры килә торган эшләми торган бәйрәм көннәре эш көннәренә күчерелә.

Шулай итеп, шимбә һәм якшәмбедән тыш, россиялеләр 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр, 22 февральдән 23 февральгә кадәр, 8 марттан 9 мартка кадәр, 1 майдан 4 майга кадәр, 8 майдан 11 майга кадәр, 12 июньнән 15 июньгә кадәр, 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр, 31 декабрьдән 2026 елның 8 гыйнварына кадәр ял итәчәк.

Татарстанлылар өчен бәйрәм көннәре күбрәк булачак. Бу Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре белән бәйле. Аларны үткәрү көннәрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслыячак.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар