Онлайн трансляция

Свернуть

Мамадыш районыннан махсус хәрби операция зонасына тәгәрмәчтәге 20нче мунчаны озаттылар

Мамадыш районыннан махсус хәрби операция зонасына тәгәрмәчтәге 20нче мунчаны озаттылар

https://tnv.ru

26 Июль 2024, 10:55

209

0

Мамадыш районыннан махсус хәрби операция зонасына тәгәрмәчтәге 20нче мунчаны озаттылар
Мамадыш районы Мәдәният йортлары хезмәткәрләре тагын бер мобиль мунча төзү өчен акча җыйды. Кичә аны махсус хәрби операция зонасына озаттылар.

Бу мунча – 20нчесе. Эшләр хәйрияче һәм меценат Юрис Шәкүров башлангычы белән башкарыла.

Мунча исемле – район Мәдәният йорты, авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре Мамадыш кешесе (аның улы махсус хәрби операциядә катнаша) үтенече белән 100 мең сумга якын акча җыйган. Мамадыш районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, мунчада бөтен кирәкле әйберләр дә (сөлге, ләгән, мунчала, себерке, чәй, Мамадыш лимонады) бар.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

  Фото: Мамадыш районы матбугат хезмәте тәкъдиме



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров