Онлайн трансляция

Свернуть

Питрәч районы кешесе махсус хәрби операциягә багышланган мобиль музей оештырган

Питрәч районы кешесе махсус хәрби операциягә багышланган мобиль музей оештырган

https://tnv.ru

26 Июль 2024, 11:57

22

0

Питрәч районы кешесе махсус хәрби операциягә багышланган мобиль музей оештырган
Чыты авылы Мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов үз проектын гамәлгә ашырырга кереште, аның кысаларында ул балаларны шәхси музеендагы хәрби экспонатлар белән таныштыру өчен үзенең «ГАЗ-69» машинасында авылларга барачак. Киләчәктә Питрәч кенә түгел, күрше районнарны да колачларга ниятли, дип яза "Татар-информ".

Кораллар, котелоклар, савыт-саба, кием-салым – күчмә музейда ниләр генә юк. Аның хуҗасы интернетта әйберләр таба һәм аларны сатып ала. Артык акчасы барлыкка килүгә үк, аны шунда ук әлеге максатларга сарыф итә. Моны үз бурычы дип саный, шул рәвешле Бөек Ватан сугышының һәм махсус хәрби операция геройларының батырлыгы турындагы истәлекне саклауга өлеш кертергә тели.

«Минем өчен бу бик кадерле, чөнки ике яктан да бабаларым сугышта катнашкан. Һәр гаиләдә – шулай. Мин тарихны киләсе буыннарга тапшырырга тиеш», - дигән ул.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: Люция Сираҗиева тәкъдиме

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров