Республикада "Такси" операциясе бара: Бер атна эчендә закон бозучы 500 кешене административ җаваплылыкка тартканнар
https://tnv.ru
26 Июль 2024, 12:27
24
0
Быел Татарстанда такси машиналары катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 кешенең гомере өзелгән. Фаҗигалар Казан һәм Әлмәттә була. Бер ел эчендә республикада пассажирлар ташучы автомобильләр саны 3 тапкыр арткан.
Моңарчы рөхсәтсез эшләгән кешеләрнең транспорты да, узган елның көзендә такси эшчәнлегенә кагылышлы федераль закон кабул ителгәннән соң, бердәм реестрга кертелде. Республикада хәзер "Такси" операциясе бара. Бер атна эчендә закон бозучы 500 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Инспекторлар белән рейдка Рания Абдрахманова чыкты.

Бүлешергә
Комментарии 0