Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда контрактчы туеннан соң алгы сызыкка киткән

Татарстанда контрактчы туеннан соң алгы сызыкка киткән

https://tnv.ru

26 Июль 2024, 13:21

403

0

Татарстанда контрактчы туеннан соң алгы сызыкка киткән
Татарстанның Мамадыш районы ЗАГС бүлегендә контрактчы хәрби Юрий Рожковның сөйгән кызы Гөлнара белән никахлашу тантанасы узган. Аннары ул СВО зонасына хәрби бурычын үтәргә китте, дип яза «Татар-информ».

Юрий 2013-2014 елларда армиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ир-ат контрактка кул куяргамы, юкмы дип озак уйламаган. Ул бу хәлгә битараф кала алмады.

"Бу елның апрелендә минем бертуган абыем Владимир махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәүче шәхси хәрби компания белән контракт имзалады. Абый - алгы сызыкта булганда миңа тылда калу намуслы түгел", - ди Юрий.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

 Фото: tatar-inform.ru, Николай Михайлов


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров