Онлайн трансляция

Свернуть

Ике төркем контрактчылар Лениногорсктан СВО зонасына китте

Ике төркем контрактчылар Лениногорсктан СВО зонасына китте

https://tnv.ru

26 Июль 2024, 17:02

521

0

Ике төркем контрактчылар Лениногорсктан СВО зонасына китте
Бу атнада Лениногорсктан сигез һәм биш кешедән торган ике төркем ир-ат СВОга юл тотты. Озату чәршәмбе көнне военкомат территориясендә узды, дип хәбәр итә «Лениногорские вести» басмасы.

Контрактчыларның яше 20 дән 62 яшькә кадәр. Билгеле булганча, хәрбиләрне инде төрле частьларга бүлгәннәр. Хәзер аларның әзерлек башлана.

2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар