https://tnv.ru
29 Июль 2024, 10:12
Бүген Татарстанның Тукай районындагы трассада Renault Megane автомобилисты 14 яшьлек мотоциклчыга юл бирмәгән.
Бәрелеш нәтиҗәсендә, яшүсмер төрле җәрәхәтләр алган, һәм хастаханәгә эләккән, дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
«Авария факты буенча тикшерү оештырылган. Аның барышында булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, шул исәптән, машина йөртү таныклыгы булмаган яшүсмернең ничек трассага килеп чыкканын», - диелә хәбәрдә.
Фото: t.me/prokrt

Бүлешергә
Комментарии 0