Онлайн трансляция

Свернуть

Ял итәргә барган чакта: Волгоградта поезд һәлакәте турында нәрсә билгеле?

Ял итәргә барган чакта: Волгоградта поезд һәлакәте турында нәрсә билгеле?

https://tnv.ru

30 Июль 2024, 11:08

919

0

Кичә көндезге 1нче яртыда Волгоград өлкәсендә Казан-Адлер маршруты буенча баручы поезд һәлакәткә очрады. Тимер юлга Камаз машинасы килеп керә. Нәтиҗәдә, 9 вагон рельстан чыга. 140 кеше зыян күргән.

Поездда 800дән артык кеше була. Шул исәптән, Яр Чаллыдан диңгез буенда иҗади конкурста катнашырга баручы балалар. Бу хәлдән соң Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы белән элемтәгә чыга һәм һәлакәт турындагы бар мәгълүматны белешеп тора.

Теманы Рүзәл Шәрипов дәвам итә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар